Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Димәк, кирәгем шуның кадәр» – Данир Сабировны телевидениегә кертмәгәннәр

news_top_970_100
«Димәк, кирәгем шуның кадәр» – Данир Сабировны телевидениегә кертмәгәннәр
"Татар-информ" архивы

Бу көннәрдә җырчылар 27 май көнне булачак «ТМТВ» премиясен тапшыру тантанасына әзерләнә. Данир Сабировны да бүген иртән концерт буенча очрашуга чакырган булганнар, ләкин ул ГТРК бинасына эләгә алмыйча, кире борылып кайтып китәргә мәҗбүр булган.

«Иртәм бик үк хәерле түгел, дуслар. Иртәнге 2 сәгатем бушка үтте. Бүген безнең ГТРКда «ТМТВ» премиясе буенча очрашу булырга тиеш иде. Мин инде оештыручылар әйткәнчә паспортым, правамны алып, машинамны шлагбаумнан үткәрсеннәр өчен, вакытында килеп җиттем. Охрана танып алды. Исемлектә сезнең машина юк, диләр. «Ничек инде юк?» – дип аптырыйм. Оештыручыларга шалтыратам – алмыйлар. Алай да, бөтен булган горурлыгымны «бер җиремә» кыстырып, ишегалдында машинама урын табып, җәяү керергә булдым. Җәяү кергәндә паспортымны күрсәтәм – кертмиләр. Ярар, ГТРКга шалтыратам. «Гафу итегез, сезнең эфирыгыз бит иртәгә», – диләр. Мине бу хакта беркем дә кисәтмәде. Димәк, хөрмәтле оештыручылар, кирәгем шуның кадәр генә. Уңышлар!» – дип үпкә белдергән Данир Сабиров аларга сторислары аша. 

«Оештыручылар оешмаганлыктан килеп чыга оешмаучанлыклар. Нәтиҗәдә – «сарык» җаваплы чакырылган артист», – дип тә өстәгән ул. 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 май 2023
    Исемсез
    бэлки узбэк эртистен танымаганнар ?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100