Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Димәк, бергә шартлыйбыз». Хирурглар сержант күкрәгендә шартламаган хәрби припасны алган

news_top_970_100
«Димәк, бергә шартлыйбыз». Хирурглар сержант күкрәгендә шартламаган хәрби припасны алган
"Татар-информ" архивы

Россия Саклану министрлыгының П.В. Мандырка исемендәге Үзәк хәрби клиника госпитале (ЦВКГ) хәрби хирурглары бригадасы Россия хәрби хезмәткәре – махсус хәрби операциядә катнашкан ир-атның күкрәгеннән шартламый калган хәрби припасны алган. Бу турыда хәрби ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС яза.

Хирурглар кече сержант Николай Пасенкога операцияне Белгород өлкәсендәге район сырхауханәсе базасында ясый. 

«Пациентның күкрәгендә үтәли яра бар иде. Тикшергән чакта ачыкланганча, могҗиза белән генә шартламый калган хәрби припас аның кабыргаларын сындырган, үпкәсенә кергән һәм умырткалыгы янында аорта белән йөрәк янындагы куыш вена арасында калган», – диелә хәбәрдә.

Хәрби припас детонацияләү куркынычы бик зур була. «Шуңа да карамастан, хәрби табиблар һәм аларның граждан хезмәттәшләре медицина халатлары астыннан бронесаклау чаралары кия һәм катлаулы эшкә керешә», – дип ассызыклыйлар Саклану министрлыгында.

Россия Саклану министрлыгының П.В. Мандырка исемендәге Үзәк хәрби клиника госпиталенең медицина хезмәте подполковнигы Дмитрий Ким сүзләренчә, фаталь кан китү куркынычы булу сәбәпле, операцияне урында ук ясарга туры килә.

«Шартламый калган хәрби припас аорта белән аскы куыш вена арасында йөрәк янында иде. Бу припас детонацияләнмәгән килеш тә фаталь кан китү барлыкка китерергә мөмкин. Урында операция ясау турында карар кабул ителә», – ди белгеч.

Операциядән соң сержант Пасенконы Мәскәүгә илтәләр. Ул Россия Саклану министрлыгының П.В. Мандырка исемендәге Үзәк хәрби клиника госпиталендә дәвалану һәм реабилитация курсы уза. «Хирург миңа операция ясарга карар кылды, мин каршы идем. Табибларны куркыныч астына куясым килмәде, шартларга мөмкин бит. Ә хирурглар бронежилет киде. Менә күрәсез, каршыгызда утырам. Хирург Дмитрий Кимга рәхмәт, мин аңа гомерем буена рәхмәтле. Ул: «Димәк, бергә шартлыйбыз», – диде. Менә шул. Бик батыр кеше», – ди Пасенко.

Россия Саклану министрлыгында хәбәр иткәнчә, Николай Пасенко хезмәт иткән подразделение хәрби мәсьәләне башкару районында засадага эләгә. Дошманның көчле уты астында кече сержант БМПдан төшә, җавап уты ача. Шартлау ишеткәч, ул көчле бәрелү һәм авырту хисен тоя. Аны эвакуациялиләр һәм дәвалау оешмасына китерәләр, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100