Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дима Билан Татарстанның кайсы авылын туган җире дип саный?

news_top_970_100
Дима Билан Татарстанның кайсы авылын туган җире дип саный?
https://t.me/pestreci_official

Россия җырчысы Дима Билан илдә гастроль туры вакытында туган авылы Питрәчкә килгән. Бу турыда ул кичә Казанда узган концертында сөйләде. «Татар-информ»га район хакимиятендә хәбәр итүләренчә, Билан Питрәчкә киләсен алдан әйтмәгән, җитәкчеләрнең берсе дә аның килүе турында алдан белмәгән.

Искәртеп узабыз, Диманың әнисе һәм әбисе тумышы белән Питрәч авылыннан, ә ул үзе балачагында берничә ел әти-әнисе белән Чаллыда яшәгән. Аның әтисе «КамАЗ»да инженер булып эшләгән.

«Яшәгән йортыма кердем, ул кечкенә һәм кыйшайган булса да, андагы көч, анда – бик күп тарих, бик күп тормыш, энергия, көч! Сез минем нәрсә турында әйтүемне аңлыйсыздыр дип ышанам. Ул Мишә елгасыннан ике йорт аша урнашкан», – диде Билан тамашачыларга һәм аларга, тормышта «нигез» булсын өчен, өйләре белән элемтәләрен югалтмаска, дигән теләктә калуын белдерде.

Былтыр «Голос» тамашасында катнашкан Марина Моисеева остазлар кәнәфиендә утырган җырчыга туган яклары турында сөйләде. «Евровидение» җиңүчесе үзенең туган якларын, балачакта су коенырга йөгереп төшкәләгән Мишә елгасын җылы сүзләр белән искә алды. «Бу искиткеч!» – дип, Билан яшьлек елларын исе китеп сөйләде.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100