Дима Билан ике урыннан аягын сындырган һәм шул килеш концерт куйган
Дима Билан ике урыннан аягын сындырган һәм шул килеш концерт куйган
Дима Биланның бер аягы ике урыннан сынган. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итә.
Вакыйга 18 февральдә булган. Билан бозда таеп китеп егылган һәм ике урыннан аягын сындырган. Икенче көнне үк җырчыга операция ясарга тәкъдим иткәннәр. Тик ул операцияне кичектереп торган. Табиблар кисәтүенә карамастан, Петербургта чыгыш ясаган.
«Пластинаны концерттан соң куярга карар кылдым. Хирурглар бик каршы иде. Бу геройлык түгел инде», дип язган ул.