Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дима Билан: «Әбиемнең әбисе татар язучысы Габдрахман Әпсәләмовның ярдәмчесе булган»

Россиянең атказанган артисты Дима Билан дәү әбисенең күренекле татар язучысы, публицист, Габдрахман Әпсәләмов белән бергә эшләве турында инстаграм сәхифәсендә язган.

news_top_970_100
Дима Билан: «Әбиемнең әбисе татар язучысы Габдрахман Әпсәләмовның ярдәмчесе булган»
видеодан скриншот

«Россия, мин ышанам сиңа! Төрле, әмма берләшкән милләтләр иле. Мин Карачай-Чиркәстә тудым, мәктәпкә кергәнче балачагым Татарстанда үтте, 1991 елга кадәр туганнарым янына Казан, Чаллы һәм Питрәчкә кайтып йөрдем. 16 яшьтән алып бүгенге көнгә кадәр — Мәскәү шәһәрендә яшим. Туганнарым ягыннан Казахстан якын.

Яраткан Тамара апам кабардин кызы, әти ягыннан тамырларыбыз казакларга барып тоташа, ерак туганнарыбыз Николай II патшаның сараенда хезмәт иткән, гаиләсен һәм балаларын корал һәм ат эшенә өйрәткәннәр (документлар бар).

Әни ягыннан катнаш никахлар күп, ә әбинең әбисе татар язучысы Габдрахман Әпсәләмовның ярдәмчесе булган. Аның әтисе Дмитрий сугышта катнашкан, герой булган.

Бу тарихны җанымнан, нәселемнән беркем дә тартып ала алмый. Мин беркемне дә аерып карамыйм, тормышым күпмилләтле халык белән бәйле. Мин кешеләрне яратам!

Бабаларыбыз яулап алган исән-имин киләчәк өчен чын күңелдән борчылам. Дөньяда тынычлык булсын өчен берләшергә һәм шуңа ышанырга кирәк. Туган ил, Ватаныбыз өчен. Каты яңгырыймы? Вак-төяккә вакландык, киләчәк турында уйларга кирәк булган вакытта инстаграмга пост яки сториз куюны мөһим әйбер дип саныйбыз. Миңа барыбер түгел. Акча югалтудан куркабыз. Ә кайда соң батырлык, намус, вәгъдә иткән сүз, ышаныч, дуслык?!» — дип язган Дима Билан.

Җырчыга теләктәшлек тә белдергәннәр: «Казахстан өчен йөрәк ярыла. Бөтен дөньяда тынычлык булсын иде», «Бердәмлек күп нәрсәне үзгәртергә, битарафлыкны җиңәргә, якыннарга ярдәм итәргә, табигатьне сакларга ярдәм итәр кебек тоела. Ә кайчакта яңалыкларны укып куркуга каласың, тирә-якта шулкадәр ачу һәм нәфрәт», «Сез минем өчен максатка ирешү үрнәге», «Безнең заманда кешеләр патриотизмның нәрсә икәнен онытты. Ә хәзер сүз Ватаныбызны саклау һәм аның мәнфәгатьләрен яклау турындагы сөйләшүләр турында бара, үзебезне саклыйк», — дип язганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100