
Казанда «Яңа дулкын» халыкара бәйгесе ачылышында Дима Билан татар мәдәниятен һәм милли ашларын яратуын әйтте. Моңа хәтле дә Татарстанда берничә мәртәбә булган җырчы республикада уздырган вакытлары турында сөйләде, дип яза «Татар-информ».
«Мин монда шактый еллар яшәдем. Казан янында да, Чаллыда да яшәдем. Казан һәрвакыт интеллигент булуы, процесска карата нечкә мөнәсәбәт белән аерылып торды. Бик интеллигент шәһәр һәм халык», – диде Дима Билан.
Әмма җырчының төп мәхәббәте – милли ашлар. Артист Татарстаннан бервакытта да традицион сый-нигъмәтләр алмыйча китми икән. «Мин өйгә һәрвакыт 30-40 өчпочмак алып китәм. Дуслар да, әти-әни дә, бигрәк тә әни бик ярата», – диде җырчы.
Билан үзенең аш-су осталыгы турында да сөйләде. «Мин өчпочмак һәм кыстыбый бик яратам. Бу ризыкларны бик яхшы әзерлим», – диде.
- 21 августта, New Wave Hall концерт мәйданчыгында «Яңа дулкын-2025» яшь башкаручылар халыкара бәйгесенең тантаналы ачылышы булды. Бәйге Казанда беренче мәртәбә уза һәм 26 августка хәтле дәвам итә.