Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилерлар машиналарга бәяләр тагын артачагын фаразлый

news_top_970_100
Дилерлар машиналарга бәяләр тагын артачагын фаразлый
Фото: «Татар-информ» архивы

Автомобиль дилерлары, Россия Федерациясендә яңа җиңел машиналарга бәяләр үсеше дәвам итәчәк, дигән фаразлары белән уртаклашты. Гомумән алганда 2023 елда ул еллык күрсәткечтә 30 процент дәрәҗәсендә көтелә, дип хәбәр иткән «РИА Новости»га «Россия автомобиль дилерлары» профильле ассоциациясе (РОАД) вице-президенты һәм башкарма директоры Вячеслав Жигалов.

«Ел ахырына кадәр, кызганычка, бәяләр артуын көтәбез. Утильсборның артуы һәм рубль курсының җитди тирбәлеше автомобильләрнең кыйммәтләнүенә китерде, ә гыйнвардан ел ахырына кадәр 30 процентка кадәр кыйммәтләнү турында әйтеп була», – диде ул.

«Автостат» мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 8 аенда Россиядә 607 меңгә якын яңа җиңел автомобиль сатылган. Машиналарны узган елның шул ук чорына караганда 41 процентка күбрәк алганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100