Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилбәр Фәиз: «Кияүгә чыгам дигән уй юк иде дә әле башта...»

news_top_970_100
Дилбәр Фәиз: «Кияүгә чыгам дигән уй юк иде дә әле башта...»

«Болгар радиосы»ның кабатланмас алып баручысы Дилбәр Фәизнең тормышында күркәм вакыйга: 8 сентябрь көнне аңа сөйгәне Айдар Минһаҗев тәкъдим ясаган. Шатлыгын уртаклашу өчен, Дилбәр апа белән элемтәгә чыктым.

– Дилбәр апа, сезне тормышыгыздагы матур вакыйга белән котлыйм! Айдар абый белән ничек таныштыгыз соң, шуны сөйләп китегез әле.

– Бик зур рәхмәт котлау сүзләрегез өчен! Без Айдар белән күптәнге танышлар инде. Без Лилия Хәмитова, Айдар Минһаҗев белән күп концертларда йөрдек, шуннан бирле таныш. Очрашып йөри башлаганыбызга 2-3 еллап бардыр. Ул – миңа, мин аңа ярдәм итешеп яшәдек инде без.

– Тәкъдим ясау ничек булды?

– Айдар, бернинди кредитлар алмыйча, үз тырышлыгы белән йорт салды. Кичә туган көне иде: туганнарын, дусларын, күрше-күләнне җыеп, туган көн үткәрде, шунда бардым. Ашап-эчеп утыра идек, җырлады да тәкъдим ясады.

Айдар – күп җырлар авторы. Аның җырларын Эльвира Хәйруллина, Алинә Шәрипҗанова һәм тагын күп артистлар башкара. Минем «Үзең нишләр идең?» дигән җырымның да көй авторы ул.

– Бу көтелмәгән тәкъдим булдымы яисә сизенгән идегезме?

– Дөресен генә әйткәндә, минем ул хакта уйларга вакытым да юк иде әле (көлә). Нәкъ тә кичә ясар дип уйламаган идем, чөнки тәмләп ашап утыра идем, рәхәтләнеп ял итим әле, ашап кайтыйм әле, дип барган идем… Шундый хәлләр булды да куйды!

– Айдар абый нинди ул? Ул сезгә нәрсәсе белән ошады?

– Айдар – бик җаваплы кеше. Бер эшкә тотына икән – максатына ирешә. Мин аңа башта игътибар итмәгән идем, тик ул ул барыбер үзенекенә иреште. Ул чыннан да яхшы кеше инде!

– Холыкларыгыз туры киләме?

– Холыклар безнең икебезнең дә ут, икебез дә кызу канлы, икебез дә котырып китергә мөмкинбез. Ләкин Айдар ул ярсып, котырып китә, әйтәсен туры итеп әйтә дә аннары җайланып китә. Аннары мине җайлый. Мин әле котырып киткәч, җайланмаска мөмкинмен.

– Икегез дә иҗат кешесе булгач, арагызда аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмыймы?

– Юк, андый аңлашылмаучанлыклар юк. Әйтәм ич, кан кызу, әйтәсен әйтәбез. Тора башлагач күренер инде, әлегә бер-беребезне аңлыйбыз. Кияүгә чыгам дигән уй юк иде дә әле башта...

– Хатын-кызның бәхете иреннән тора, диләр. Сез моның белән килешәсезме?

– Ир белән хатын бер-берсен аңласалар – шул бәхеттер, минемчә. Әгәр сине аңламыйлар икән, ниндидер ирек бирелми икән, хатын-кыз да, ир-ат та бәхетле була алмый, дип уйлыйм. Бер-береңә юл биреп, ярдәмләшеп, аңлашып яшәсәң, барысы да әйбәт булыр. Кирәк вакытта телеңне тешләп калырга кирәк, дип әйтәләр бит әле, белмим, телне тешләп кала торган кеше түгел инде ул да, мин дә... Турысын әйтү дәшми йөрүдән хәерлерәк инде. «Шалт!» итеп әйтергә дә онытырга. Шуннан соң бәхетле буласыңдыр дип саныйм инде мин. Хәзер бит инде бөтен әйбер җитеш, барысы да бар, бала-чага, яшь кыз булып кияүгә чыкмыйсың бит инде, нәрсәгәдер өметләнеп. Хәзер инде акыл туплаган, бу нәрсәм булыр әле, теге нәрсәм булыр әле, дигән әйбер юк. Иң мөһиме: аңлашып яшәсәк, барысы да яхшы булыр.

– Рәхмәт, Дилбәр апа! Айдар абый белән һәр туар таңга куанып, бәхеткә төренеп озак еллар яшәргә язсын сезгә!

Бергә төшкән фотоларын сорагач, Дилбәр апа: «Фотолар юк шул. Без мәҗлесләргә икәү йөрибез, ләкин ул гына мине фотога төшерә дә бетте-китте, никахта төшкәч, куярбыз», – дип сүз бирде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100