news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дилбәр Фәиз татар телен яклап клип төшергән

Популяр ди-джей Дилбәр татар телен сакларга өнди, "Ни өчен син аны сөймисең?!" дип ялвара.

news_top
Дилбәр Фәиз татар телен яклап клип төшергән
Дилбәр Фәизнең "Туган тел" клибын ВКонтакте челтәрендә инде 12 меңнән артык тапкыр караганнар. Клипны радиожурналист Фаил Гыймадов төшергән. Җырның сүзләрен Муса Көекле, көен Айдамир иҗат иткән.

Җырда мондый сүзләр бар:

"Ваз кичәсең туган телеңнән,
Ни өчен син аны сөймисең?
Телең беткәч милләт үләчәк,
Әллә, дустым, шуны белмисең?"

Дилбәр соңгы арадагы тел вазгыятенә битараф түгел. Ул татар телен яклаган акцияләрдә дә актив катнашты. Инде хәзер җыр аша халыкны туган телне онытмаска үгетли.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар