Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диләрә Илалетдиновадан кабак бәлеше рецепты

news_top_970_100
Диләрә Илалетдиновадан кабак бәлеше рецепты

Диләрә Илалетдинова кабак бәлеше пешергән видеоны социаль челтәрләргә куйгач, күп кеше рецептын сораган, араларында «бу нинди ризык» дип аптыраучылар да булган. «Чыннан да, ашап караганнары юктыр инде», дип язган җырчы.

Камыр өчен  бер стакан җылы су, калак очы белән генә чүпрә, 1 аш кашыгы майонез яки каймак, шикәр комы, он кирәк. Камырны катырак  итеп басарга, кабарганын көтмичә бәлешне ясый да башларга мөмкин.

Эчлек өчен чистартылган һәм туралган кабак, бүрттерелгән дөге, кайнар суда торган йөзем (күрәгә, караҗимеш тә салырга була), шикәр комы, тоз, атланмай кирәк.

«Кабакны шакмаклап турап, шикәр комы белән болгатып куям. Кабак согын чыгара тора һәм шулай тәмлерәк кебек тоела. Эчлек ингредиентларын барысын бергә салып болгатырга, атланмайны кызганмыйча салыгыз. Бәлеш корырак булса, табынга баргәндә җылы сөт өстәгез»,  дигән җырчы.

Кабак бәлеше духовкада 1-1,20 минутта пешә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100