Диләрә Илалетдинова: «Иҗатыма сарыф ителгән чыгымнарны ирем каплый»
Диләрә Илалетдинованың «Кирәк миңа игътибарың» җыры 15 елдан артык популярлыгын югалтмый. Җырчы үзе генә бу арада концертларда күренми. Диләрә белән интервьюны тәкъдим итәбез.
«Кеше сүзе белән яшәмәдем һәм яшәмәячәкмен дә»
Диләрә, ирең белән бер егет тәрбияләгәнегезне беләм. Хәзер улыгызга инде ничә яшь?
Февральдә улым Даниярга 5 яшь тула, Аллаһ боерса.
Син хәзер концертларда бик катнашмыйсың бугай?
Элек концертлар куеп йөргәннәр белән чагыштырсак, әйе, хәзер бик сирәк катнашам. Улым бәләкәй булганга, аны калдырып, чыгып йөри алмадым. Теләгем булса, бәлки, бу эшчәнлегемне шулай ук актив рәвештә дәвам да иткән булыр идем, ләкин гаиләм минем өчен беренче урында булгач, тулаем улымны тәрбияләүгә бирелдем. Хәзер Данияр инде үсеп килә, шуңа күрә әтисе белән калдыргалыйм. Мәсәлән, бу сезонда Илшат Вәлиев концертларында катнашам.
Концертлы, гастрольле тормыш сагындырамы?
Күрешкәч, җырчы кызлар белән гел искә алып утырабыз ул чакларны. Еш концертлар куеп йөргән вакытларымны сагынам. Әле дә, 9 көн автобуста яшәп, Себер якларында бер төркем җырчылар белән концерт куеп йөргәннәрем истә.
9 көн буе? Арыта идеме?
Беләсеңме, әллә яшьлек булган – бер дә арытмый иде. Киресенчә, кызык һәм күңелле иде.
Эстрадада дусларың бардыр?
Якын дусларым юк. Без алар белән бары тик сәхнә коллегалары гына.
Синең турыда «борынын чөйгән» дип уйлаучылар бар микән? Мондый фикер ишеткәнең бармы?
Җиткергәннәре бар, син дә бу сорауны болай гына бирмисеңдер. Минем турыда шулай дип уйлыйлар да, якынрак танышкач, ялгышканнарын аңлыйлар, гадәттә. Ә болай, дөресен генә әйткәндә, кемнең ни уйлавы миңа барыбер. Кеше сүзе белән яшәмәдем һәм яшәмәячәкмен дә. Сезгә дә шуны киңәш итәм.
Алга таба иҗат юлыңны дәвам итәргә телисеңме?
Җырларга, яңа җырлар иҗат итәргә теләгем бар. Үз-үземә «ярар, кирәкмәс инде, җитәр» дип әйткән чаклар да була булуын, ләкин берәр концертта чыгыш ясыйм да, бу сүзләр юкка чыга. Чыгышлардан соң илһамланып кайтам мин. Сәхнәнең матурлыгы үзенә җәлеп итеп тора кебек. Шушы матурлыкны күрәм дә, «юк, минем дә әле җырлыйсым килә икән» дип куям.
Кайчан яңадан Диләрә Илалетдинова сәхнәгә кайтыр соң?
И-и-их, күңелемә ярарлык, нәкъ менә миңа дип язылган бер җыр табылсын иде. Сәхнәгә кире кайтам әле, дип кенә булмый бит... Тамашачыга тәкъдим итә алырлык яңа «багаж» да кирәк. Аннан соң айлар буе гастрольләрдә йөрергә теләгем юк. Һәрнәрсәдә алтын урталыкны табарга тырышам. Атнасына 2-3 концерт булса, җитә. Әйткәнемчә, гаиләм – беренче урында.
Популярлыкны кире кайтарып булырмы?
Анысын беркем дә төгәл әйтә алмый. Бары тик вакыт кына күрсәтер.
Ялгышмасам, беренче хит җырың чыкканда, сиңа бары тик 18 яшь иде.
Әйе, «Кирәк миңа игътибарың» җыры чыкканда, унсигездә идем. Бу җыр мине танытты! Әле дә бер банкет та шушы җырсыз үтми. «Барс медиа» компаниясенә рәхмәт.
Бишенче ел декретта утырсаң да, сине барыбер онытмаганнардыр?
Халык мине югалтмаган. Тамашачым декрет ялында икәнемне белә. Концертларда җылы алкышлар белән каршы алалар икән, канатланып киткәндәй булам. Аннан соң төрле мәҗлесләргә дә чакырып торалар бит, димәк, халык мине дә, җырларымны да онытмаган.
Ирең бу хакта ни уйлый?
Аның минем иҗат итүемә беркайчан да каршы килгәне юк. Киресенчә, ул һәрвакыт ярдәм итәргә әзер генә.
Ул кайсы өлкәдә эшли?
Аның эше иҗат белән бәйле түгел. Иремнең исеме Руслан, ул эшмәкәр.
Җыр яздырырга, әйтик, аңа клип төшерергә кирәк булса – бу чыгымнарны ул каплармы? Халыкка җырны тәкъдим итәр өчен акча кирәген син үзең дә беләсең.
Әйе, иремнең инде моңа кадәр дә җыр яздырыр өчен, клип төшерер өчен акча биргәне бар. Даниярны тапкач, «Ризамы син?» дип аталган җырымны чыгарган идем. Аңа клип та төшердек. Клипның үзенә, ротацияләргә киткән чыгымнарны ирем каплады.
Син чибәр, егетләр дә язгалыйдыр. Көнләшәме?
Булгалый, ничек инде көнләшмәсен, ул бит мине ярата. Әмма көнләшүнең дә урынлысы һәм урынсызы була. Адекват көнләшүнең бер начарлыгы юк.
Иреңә бер күрешүдә гашыйк булган идеңме?
Баш югалтырлык дәрәҗәдә үлеп гашыйк булу минем турыда түгел. Шуңа күрә ул йөрде артымнан. Мин исә башта күзәттем. Вакыт узгач кына, аны үземә якынрак җибәрә алдым.
«Үз-үзеңне яратырга – иң мөһиме!»
Декрет ялында, гадәттә, буш вакыт булгалый. Үзеңнең моңа кадәр булган иҗатыңа, җырларыңа бәя биргәнең бармы?
Юк, иҗатымны бәяләп утырганым булмады. Үземнең җырларымны әле дә яратып җырлыйм.
5 ел дәвамында эстрада үзгәрдеме?
Үзгәргәндер, вакыт бара бит. Яшь җырчылар күп күренгәли. Күбрәк биюгә, хәрәкәткә акцент ясыйлар, дип уйлыйм. Чыгышның яки концертның никадәр уңышлы үтүендә сәхнә бизәлеше, экраннар да роль уйный.
Данияр белән өйдә утырганда, депрессиягә бирелгән чакларың булдымы?
Булмады дип әйтә алмыйм, кызганыч. Бала тапканчы, мин гел хәрәкәттә идем бит. Ә әни булгач, тормыш темпы әкренәйде. Көн саен диярлек яңа кешеләр белән танышкан, төрле шәһәрләрдә булып торган Диләрә 4 дивар арасында калды. Бала бәләкәй чакта көннәр дә бер-берсенә охшаш булып бетә. Тормыш иптәшемә рәхмәтле инде мин! Ул минем хәлемә кереп, я дуслар белән күрешергә, я массажга җибәреп тора иде. Хатын-кыз өйдә генә утырса, су яки һава җитмәгән гөл кебек сула бит ул. Ирләр шуны аңласын иде!
Шушы депрессиядә булучы хатын-кызларга нәрсә киңәш итәр идең?
Үзеңне яратырга – иң мөһиме! Һәм, кирәк вакытта, якыннардан ярдәм сорарга оялмау да комачауламас. Кайберәүләр үзләреннән «баһадир-ана» ясарга маташалар. Ана кеше үзен бәхетле һәм тыныч тойса гына, бала да үзен бәхетле тоячак. Нервлары какшап беткән анының баласына, беләсезме, бер дә тыныч түгелдер.
Әле кабат әни булырга планлаштырасызмы?
Әлбәттә, Аллаһ насыйп итсә, кабат әти-әни булыр идек. Амин.