news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Диләрә Илалетдинова белән күңелсез хәл булган

news_top
Диләрә Илалетдинова белән күңелсез хәл булган
Фото: Диләрә Илалетдинованың "Телеграм" каналыннан

Җырчы Диләрә Илалетдинова социаль челтәрдәге сәхифәсендә моңсу гына төшкән аклы-каралы фотосын урнаштырган, өстәвенә, болай дип язып куйган:

«Кызганыч, тормышта без хәл итә алмаслык вакыйгалар да булып тора. Барысы да без планлаштырганча гына килеп чыкмый», – дигән Диләрә һәм икегә ярылган йөрәк рәсеме дә куйган.

Бу күренеш җырчының виртуаль дусларын пошаманга салган. «Нәрсә булды?», «Куркытма», – дип язганнар алар. Без дә борчылып, әлеге сорауга ачыклык кертергә теләп, Диләрә белән элемтәгә кердек. Ләкин җырчы күңелсез генә: «Бу турыда сөйлисем килми, гафу итегез», – дип җавап бирде.

Ни генә булса да, Диләрәгә уңышлар, күңелсезлекләрнең артта калуын телибез.

Фото: Диләрә Илалетдинованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар