Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллинаның кызы Сәфинәдән ташкабак коймагы рецепты

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллинаның кызы Сәфинәдән ташкабак коймагы рецепты
Фото Дилә Нигъмәтуллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Дилә Нигъмәтуллинаның кызы Сәфинә төрле тәм-томнар пешерергә ярата. Аның аш бүлмәсендә тәмле ризыклар әзерләгән видеоларын әнисе социаль челтәрдәге сәхифәсендә күрсәтеп бара.

Сәфинәдән ташкабак коймагы рецептын тәкъдим итәбез. Ингредиентлар: ташкабак, 2 йомырка, 1 банан, тоз, ванилин.

Ташкабакны угычтан уарга, калган ингредиентларны салып, блендер белән яхшылап тугларга. Табаны майларга һәм коймакның ике ягын да кыздырырга. Табынга каймак белән бирергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100