Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллинаның күршесен талаганнар, пычак кадаганнар, өенә ут төрткәннәр

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллинаның күршесен талаганнар, пычак кадаганнар, өенә ут төрткәннәр
Фото: © Рамил Гали, "Татар-информ"

Дилә Нигъмәтуллинага кунакка әтисе килгән, алар авыл хәлләре турында сөйләшеп утыра. Җырчының әтисе авылда булган коточкыч җинаять турында әйтә. Бу хакта җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

«Безнең авылда шундый ямьсез күренеш булган. Бездән ерак тормый инде ул абзый. Аның йортына кереп, талап, кыйнап, йортына ут төртеп киткәннәр. Ул хәзер бернәрсәсез калган. Авылдагы кешеләр аңа ярдәм итәргә чакыра. Үзебез дә кулдан килгәнчә ярдәм кулы суздык. Сез дә кушылсагыз, бик рәхмәтле булыр идем», – дип сөйли җырчы.

«Бу хәлгә сүз дә табып булмый», – дип белдерә җырчының әтисе.

«Марий Элның Бәрәңге районы Куян авылында безнең якын кешебезнең йорты кара күмергә әверелгән. Ике ир-ат кеше йортына үтеп кергән, әйберләрен урлаганнар. Шул вакытта хуҗа кайтып кергән. Аны кыйнаганнар һәм аңа күп тапкыр пычак белән чәнчегәннәр. Ир-атны үлгән дип белеп, йорттан чыгып киткәннәр. Йорт хуҗасы исән калган, хәзер хастаханәдә ята. Ярдәм итү өчен: +7 (960) 097 44 73 (Наил Рәисович Габдрахманов)», – дип хәбәр итә Дилә Нигъмәтуллина.

Хәзер гаепле ир-атлар тоткарланган, алар җинаять кылган вакытта исерек булган. Тикшерү эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100