«Ниһаять, минем күптән көтелгән җырым чыкты! Сезнең күңелегезгә хуш килер, дип өметләнеп калам», – дип тәкъдим иткән Дилә Нигъмәтуллина «Сурәт» җырын.
Яңа җырның авторлары – Гөлфия Шакирова һәм Таһир Әсадуллин.
Җырны тулысынча артистның «ВКонтакте»дагы битендә тыңларга мөмкин.