news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллинаның җиләктәге маҗарасы: «Ачкыч машинада, машина бикле, телефон юк»

news_top
Дилә Нигъмәтуллинаның җиләктәге маҗарасы: «Ачкыч машинада, машина бикле, телефон юк»
Фото: Дилә Нигъмәтуллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Дилә Нигъмәтуллина ел саен җиләккә бармыйча калмый. Бу юлы ул каен җиләге җыйган, әмма ул аңа шактый кыйммәткә төшкән. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйли.

«Уйламаганда гына, өйләдән соң җиләккә чыгып киттек. Абый, килен, сеңелкәш. Мин рульдә. Иремнең эш машинасын алдым. Җиләк шулкадәр күп иде, җыеп туеп булмый. Мин телефонны машинага алып куйдым. Имеш, рәхәтләнеп ял итим әле.

Чиләкләр тиз тула, кич җитә. Кайтырга кирәк. Булат «тузгый» башлады, ә без хатын-кызлар һаман туктый алмыйбыз. Мин багажникны ачып, тулган чиләктәге җиләкне контейнерларга бушаттым да, җиләкчеләрдән «кайтабызмы-юкмы» дип белешә башладым. Шул вакытта машинаның багажнигы «шап» итеп ябылды. Кесәдән ачкычны эзли башладым – юк. Ачкыч багажникта калган. Мин кызларга кычкырам. Аларга шок булды. Ә аннан соң тагын да кызык. Беребезнең дә телефоны юк, барысы да машинада калдырган.

Ярый әле Булатның телефоны үзендә булды. Ирем белән элемтәгә чыгып, аңа бу хәлне аңлаттык. Ул «икенче ачкыч юк, ничек тә ачарга кирәк» диде.

Аның килгәнен көткәнче, чиләкләр тулып бетте, үзебез туңып беттек, караңгы төште, без урман эчендә, элемтә юк.

Ирем безне таба алмый, геолокация дөрес күрсәтми. Сеңлемнең ире килгәч кенә, ниһаять, бер-берсен табышып, безне алып киттеләр. Ул бу җиләк урынын белә иде.

Ирем Булат белән төнге 2дә генә кайтып җитте. Машинаны ачып бирүчене көткәннәр. Әле багажникның ишеге каты итеп төшеп ачкычны сындырган, машинаны кабыза алмый интеккәннәр. «Синең җиләгең бигрәк кыйммәткә төште», –диде ирем», – дип, җиләк җыю тарихы белән бүлеште җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар