Дилә Нигъмәтуллина кайбер җырларын тыңлаучыга ишеттерү белән бәйле проблемалары булуы турында сөйләде.
«Инде берничә ел минем җырларыма кагалышлы юридик сорауларны чишәргә тырышабыз. Җырларны музыкаль мәйданчыкларга чыгару мөмкинлеген эзлибез. Кызганыч, әлегә бары тик сөйләшүләр генә бара.
Бу еллар дәвамында тыңлаучыларымнан гел бер үк сораулар килә: «Нигә шул-шул җырларыгыз мәйданчыкларда юк?» – диләр. Нинди җырлар турында сүз барганын барыгыз да аңлагансыздыр. Әлегә уңай җавап юк. Бу мәсьәләнең чишелүен теләп дога кылам һәм хыялланам», – дигән җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
- Дилә Нигъмәтуллина һәм Лэйна Алсу Хисамиеваның «Миләшләрем» җырын бүлешә: кем хаклы?
- «Миләшләрем»нең сүзләре авторы: «Зөфәр җырга хокукларны миннән сорамыйча саткан»
- «Миләшләрем» җырының авторы Мөдәррис Шакиров: «Башыма сыймый - судлашып яталар икән!»
