news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина Яльчиктагы фаҗигане үз күзләре белән күргән кызының хәлен сөйләде

news_top
Дилә Нигъмәтуллина Яльчиктагы фаҗигане үз күзләре белән күргән кызының хәлен сөйләде
социаль челтәрләр

Яльчикта давыл котырып, кешеләр һәлак булган кичне Дилә Нигъмәтуллинаның кызы Сәфинә белән ире Илсур да күл буенда ял иткән. Җырчының якыннары гарасатны да, туристлар булган палаткалар өстенә агачлар авып төшүен дә үз күзләре белән күреп торганнар. Дилә Нигъмәтуллина ире белән кызының да бу давылда могҗиза белән генә исән калулары хакында сөйләгән иде.

«Подписчиклары» Сәфинә өчен борчылып сораулар яудырганга, җырчы кызы белән бергәләп сторисларга чыккан.

«Сәфинә хәзер әйбәт инде. Аллаһка шөкер, тынычландык, эмоцияләр сүрелде. Иптәш кызларына сөйләде, сөйләргә сүз булды инде...» – ди Дилә.

«Кешеләр кызганыч… Палаткаларга агачлар сынып төште… Әле дә күз алдымда», – дип кушыла аңа Сәфинә.

«Зур фаҗига инде бу, дуслар. Иң мөһиме – нәтиҗәләр ясарга кирәк инде. Табигать безгә сак булырга куша, сигналлар бирә», – дигән Дилә Нигъмәтуллина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар