Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина түбә ябучы әтиләре турында: «Берсенә — 71, икенчесенә 73 яшь»

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина түбә ябучы әтиләре турында: «Берсенә — 71, икенчесенә 73 яшь»
"Татар-информ" архивы

Дилә Нигъмәтуллинаның гаиләсе өчен җәй шактый стресслы булды. Аның ире һәм кызы Яльчиктагы давыл вакытында могҗиза белән исән калды, озак та үтмәде кайнана-кайнаталарының мунча һәм тавык абзарында янгын чыкты.

Ахырдан, ул янгын сүндерүчеләрнең тиз килеп җитүе, янгынны сүндерүләре хакында әйтте. «Барысы да исән-саулар», — дип тынычландырган иде «подписчик»ларын.

Җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә янгыннан соң түбә ясаулары турында хәбәр итә.

«Әти 2 көн элек, бераз ярдәм итәм, дип киткән иде, түбәне ябып та бетерәләр икән инде. Ике бабай. Берсенә 71 яшь, икенчесенә 73 яшь. Сөбханалла. Исән-сау гына булсыннар», – дип язган ул, әтиләренең түбә япкан фотосын куеп.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 август 2023
    Исемсез
    Кемгә кирәк инде синен тубэ ябуыгыз..
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100