Дилә Нигъмәтуллина гаиләсе белән яңа, зур йорт төзи башлаган. Бу хакта ул үзенең сәхифәсендә хәбәр итә. Әмма, җырчы сүзләренчә, әлеге үзгәрешләрне барлык гаилә әгъзалары да тигез куанып кабул итмәгән.
«Хыялымдагы йортны төзү өчен фатирымны саттым. Ирем генә шат түгел, чөнки соңгы вакытта ул ялларсыз эшли, бөтен буш вакытын төзелештә үткәрә», – дигән ул.
Ләкин Дилә Нигъмәтуллина карарында нык торырга җыена. «Миңа каршы килү файдасыз. Һәрвакыт «кирәк» дип торучы хатын янәшәсендә тыныч кына яшәп булмый шул инде, гафу», – дип шаярткан җырчы.