Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина тормышында яңа этап башлануын хәбәр итте

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина тормышында яңа этап башлануын хәбәр итте
"Татар-информ" архивы

Дилә Нигъмәтуллина үзенең иҗади тормышында үзгәрешләр булуын әйтте. Җырчы продюсерлык белән шөгыльләнә башлаган.

«Бүгеннән тормышымда яңа этап башлана. Әйе, без моны эшләдек. Игътибарыгызга өр-яңа «Yаlкын» кавер-төркемен тәкъдим итәм.

Безнең идеяләр, планнарыбыз һәм сезгә яхшы кәеф бүләк итү теләгебез бик зур.

Татарча һәм русча җырлар, автор композицияләреннән торган әзер программабыз бар. Безгә уңышлар теләсәгез, без бик рәхмәтле булыр идек», – дип язган җырчы социаль челтәрләрдә.

Төркемнең төп солисты – Камал театрында тавыш режиссеры булып эшләүче Илдар Харисов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100