Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина тормыштагы үкенече турында әйтте

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина тормыштагы үкенече турында әйтте
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Дилә Нигъмәтуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә гаиләсе, абыйсы һәм әтисе белән фотосессия фотоларын күрсәтте. Фотолар бик матур килеп чыккан, аларның һәрберсе җылылык, мәхәббәт, туганлык хисләре белән сугарылган.

«30 ноябрьдә әнигә 70 яшь тулган булыр иде. Ел саен, мин, аның истәлегенә дип, берәр гамәл кылам. Нәкъ шул көнне күптән уйлап йөргән фотосессияне тормышка ашырдым.

Тормышта мин үкенгән берничә әйбер бар. Интервью биргән саен, миннән әнинең фотосын сорыйлар. Мин әни, гаилә белән профессиональ фотосессия ясамаганга үкенәм. Ә мөмкинлекләр күп иде бит. Гел вакыт җитмәде… Аннары ул авырып китте һәм «андый хәл»дә үзе теләмәде. Шуңа күрә мин фотоссессиягә әтине алырга карар иттем.

Шуңа күрә әти-әниегез белән фотосессия ясагыз. Бу – истәлек, хис-кичерешләр һәм ул якынайта», – дип язган җырчы бу чарадан алган хис-кичерешләре турында.

Фото: Дилә Нигъмәтуллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Фото: Дилә Нигъмәтуллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100