news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина: «Тавышым белән зур проблемалар...»

news_top
Дилә Нигъмәтуллина: «Тавышым белән зур проблемалар...»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина рус эстрадасы йолдызлары белән эшли торган танылган фониатр Лев Рудин белән очрашкан.

Инде берничә ел дәвамында тавышым белән зур проблемалар… Тавышым мин теләгәнчә яңгырамый, даими ниндидер өзеклекләр, хырылдау. Бу – минем эмоциональ халәтемдә дә чагылыш таба. Әлбәттә, мин кул кушырып утырмыйм, нәрсәдер эшлим. Фониатрга, лорга күрендем. Әмма соңгы вакытта бу проблемаларым көчәйде. Миңа инде Лев Рудин янына Мәскәүгә барырга тәкъдим иткәннәр иде. Ә ул үзе Казанга килде. Мин бу мөмкинлекне кулымнан ычкындра алмадым, кичә төне буе юлда кайтуыма карамастан, – дигән җырчы.

Җырчының соңгы вакытта җырлый алмавы, тавышы чыкмавы хакында сөйләгәне бар иде инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар