news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина «тагын бала алып кайтырга җыенасызмы» дип сораучыларга җавап бирде

news_top
Дилә Нигъмәтуллина «тагын бала алып кайтырга җыенасызмы» дип сораучыларга җавап бирде
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Дилә Нигъмәтуллина социаль челтәрдә язылучылары белән аралашып тора. Алардан килгән сорауларны да җавапсыз калдырмаска тырыша.

«Тагын бала алып кайтырга планлаштырасызмы?» дип сораучыга: «Минем яшьтә аек акыллы хатын-кызлар бала алып кайтырга планлаштырмый инде», – дип җавап биргән җырчы.

Дилә Нигъмәтуллина белән аның беренче ире, танылган аранжировщик Марат Мухинның Сәфинә исемле кызлары бар. Хәзерге вакытта Дилә икенче тапкыр кияүдә, һәм халык аларның уртак балалары булу-булмавы белән кызыксына. Җырчының икенче иренең беренче никахыннан кызы һәм улы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар