news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина шатлыгы белән уртаклашты

news_top
Дилә Нигъмәтуллина шатлыгы белән уртаклашты
"Татар-информ" архивы

«Күңелле хәбәр белән уртаклашасым килә. Котлый аласыз! Хыялланасың, көтәсең. Ә ул чынга аша да куя!», – дип шатлыгы белән уртаклаша социаль челтәрдә Дилә Нигъмәтуллина.

Бактың исә, җырчының ире йорт салу турында карар кабул иткән.

«Мин бу хәбәрне башкачарак җиткерерләр дип күз алдына китергән идем. Ә ул (җырчының ире) йорт проекты өчен дизайн эзлә», - дип смс кына язып җибәргән. Шуның белән бетте! Әлегә аңлап та бетермим әле… Берничә көн бу фикерне уйлап йөрим», - дип язган җырчы.

Җырчының гаиләсен йорт сатып алулары белән котлый да башлаганнар. «Йорт сатып алмадык, әле нигезе дә юк бит», – дип җавап язган җырчы аларга. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар