news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина: «Операцияне күчерделәр...»

news_top
Дилә Нигъмәтуллина: «Операцияне күчерделәр...»
социаль челтәрләр

Дилә Нигъмәтуллина әтисенә катлаулы операция ясачаклары турында язган иде. Әлегә операцияне соңгарак күчерергә туры килгән. Җырчы үзенең Телеграм-каналында моның сәбәпләрен сөйләде.

«Барчагызга да рәхмәт җылы сүзләрегез, борчылып язганыгыз өчен, дуслар. Күпләрегез, операция ничек узды, дип сорый. Ул әлегә булмады, чөнки әтинең гемоглабины бик нык түбән. Операцияне 25 ноябрьгә күчерделәр.

Әтинең хәлләре әйбәт, Аллаһка шөкер. Ул позитив рухта, яхшы кәефтә. Тыныч кына операциясен көтә. Зур рәхмәт, барыгызга да сәламәтлек телибез», – диде Дилә Нигъмәтуллина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар