news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина: «Мин ул вакытта ничек исән калганмын икән?»

news_top
Дилә Нигъмәтуллина: «Мин ул вакытта ничек исән калганмын икән?»
Фото: "Татар-информ" архивы

«ТНВ» телеканалындагы «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында җырчы Дилә Нигъмәтуллина тормышындагы авыр мизгелләре белән уртаклашкан. Ихлас әңгәмәдә җырчы элекке тормыш иптәше белән аерылышкан вакытларын искә төшергән. Дилә Нигъмәтуллина беренче никахының барып чыкмавы сәбәпләрен дә әйткән. Аның сүзләренчә, моңа яшь булулары, барысын да уртага салып cөйләшмәүләре һәм ачу саклап йөрүләре төп сәбәп булган.

Хәзерге вакытта арабызда бернинди үпкә юк. Моның өчен миңа психологлар белән эшләргә туры килде. Мин хәзер бөтенләй башка тормыш халәтемдә.

Яшь тә үзенекен иткәндер. Тора-бара күп әйберләрне аңлый башлыйсың. Ул вакытта яшь идек бит. Күп әйберләрнең төбенә кадәр төшә алмаганмын. Шуңа үпкәләүләр дә бар иде. Аерылу да юктан гына килеп чыкмый. Үпкәләү, ачу саклаулар китереп җиткерә моңа. Шундый авыр моментларым булды. Мин хәзер бүгенге көндәге яшәү рәвешемнән шул вакыттагы Диләгә карыйм да, аптырап куям – мин ничек ул вакытта исән калганмын икән? - дип сөйли Дилә Нигъмәтуллина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар