Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина хәзерге ире турында: «Тормышымның астын өскә әйләндерде..»

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина хәзерге ире турында: «Тормышымның астын өскә әйләндерде..»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина бик күп еллар үзенең шәхси тормышы турында яшереп килде. Беренче ире – композитор, аранжировкалар остасы Марат Мухин белән аерылышуын да сер итеп сакладылар, икенчегә кияүгә чыгуы турында да тамашачы соңлап кына белде.

Аның каравы, хәзер Дилә ире Илсур белән бәхетле яшәвен дә, иренең беренче никахтан балалары булуын да, Диләнең беренче никахыннан булган кызы Сафина өчен дә Илсурның чын кайгыртучан ата булуын яшерми. Бу юлы җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә моннан ике дистәдән артык гомер элек ире белән танышкан көнне искә алып, хатирәләрен яңарткан.

«Бүген безнең өчен истәлекле көн. Моннан нәкъ 21 ел элек бу көнне безнең язмышыбызны хәл иткән очрашу булды. Мин бөтен тормышымның астын өскә әйләндергән кешене очраттым! Нәкъ менә ул миңа чын мәхәббәт нинди булырга тиешлеген танытты. Нәкъ менә аның ярдәмендә мин бөтен барлыгым белән иҗатка чумдым һәм зур уңышларга ирештем. Кызганыч, ул чагында безгә бергә булырга язмаган, Ходай Тәгаләнең безгә карата планнары башкачарак булган икән...

Бу – искиткеч матур, дулкынландыргыч, күңелләргә үтеп керә торган, урыны белән аянычлы, гаҗәеп мәхәббәт тарихы. Аның турында мин, һичшиксез, кайчан да булса китап язарга телим... Ничәмә-ничә еллардан соң безнең юллар кабат кисешәчәк дип, мин беркайчан да күз алдыма китермәгән идем. Шулай да буламы соң? Була икән шул!

Менә инде безнең бәхетле гаилә тормышыбызга да 5 ел гомер, шуның 1 ел диярлеге – рәсми язылышып. Киләчәктә шушындый истәлекле көннәребез күбрәк булсын иде. Яратам сине, җаным», – дип, кайнар хисләрен язган Дилә һәм сөйгән яры белән төшкән фото куйган.

Җырчының виртуаль дуслары аларга бәхет-шатлык, парлы озын гомерләр теләгәннәр, Дилә белән Илсурның су астында кочаклашып төшкән әкияти фотосурәтенә сокланганнар.

«Була икән шул андый хәлләр дә... Минем дә мәхәббәт тарихы шундыйрак», «Китап... Бик кызыксынып укыр идем», – дип комментарий калдыручылар булган.

Фото: Дилә Нигъмәтуллинаның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 апрель 2024
    Исемсез
    Диля, сез шундай зур, гомерлэк бэхеткэ тинсез. Озон гомерлэр, таза-исэн булыгыз, жырларыгыз бэлан безне соендэрэгез
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100