Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина Лэйна белән конфликты хакында: «Гүзәлия белән дә аралар бозылды»

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина Лэйна белән конфликты хакында: «Гүзәлия белән дә аралар бозылды»
"Татар-информ" архивы

Моннан 3 ел элек Дилә Нигъмәтуллина белән яшь җырчы Лэйна «Миләшләрем» җыры аркасында конфликтка кергән иде. Әлеге аңлашылмаучанлыкны алар суд аша хәл иткәннәр икән. Бу хакта Дилә Нигъмәтуллина «ШАЯН ТВ»ның «YouTube» каналында чыгучы «Килде-китте ШОУ» тапшыруында сөйләгән.

Бу конфликт, чыннан да, бик четерекле. Кызганычка, монда безнең шәхси мөнәсәбәтләр дә кушылды.

Мин бик күп еллар Зөфәр абый Хәйретдинов белән эшләдем. Минем аңа хөрмәтем бик зур, бу ситуациядә дә ул берничек тә кимемәде. Әмма минем яктан да, Зөфәр абый һәм Лейнаның продюссерлары ягыннан да бик ямьсез хаталар булды. Бу – бик ямьсез ситуация, минем ул хакта искә дә төшерәсе килми. Ул хәтта судка хәтле китерде. Моңа кадәр дә судлашу турында сөйләп йөргән кешеләр булды эстрадада, ләкин күпчелек очракларда алар судка барып җитмәде. Ә менә безнең очракта минем юристыма судларга йөрергә туры килде.

Нәтиҗәдә, без соңгы процесста җиңдек. Алар мине акча таләп итү нияте белән судка бирделәр һәм моңа ирешә алмадылар. Лэйнаның биредә бөтенләй гаебе юк. Аның исеменнән продюсерлары эш итте. Бу процесста җырчы Гүзәлия дә катнашты, ул да Лейнаның продюсеры иде. Шул вакытта аның белән дә аралар бозылды, аның тарафыннан минем якка бик ямьсез сүзләр әйтелде.

Пиар, хайп кулланганда, күпчелек җырчылар түбәнлеккә төшәләр. Андый әйберләр булмасын иде. Бу – хайп өчен генә эшләнгәндер дип уйлыйм. Алар үзләре моны халыкка чыгаргач, «нигә әле мин дәшми калырга тиеш» дип, миңа да үземнең социаль челтәрләремә чыгарырга туры килде.

Бүгенге көндә без рәсми рәвештә дуслашмасак та, минем яхшы сыйфатым бар – мин кешегә озак ачуланып йөри алмыйм. Ачуланырга, ә күпмедер вакыттан ул кешене килеп кочаклап алырга мөмкинмен. Ул кешеләр белән аралашам, барысы да яхшы.

Монда судта да эш түгел. Ретро җырлар өчен судлашып йөриләрме инде? Киресенчә, алар башкарылырга тиеш. Мин аны үземчә җырладым, ә Лэйна яңача җырлады, Алсу Хисамиева үзенчә башкарды. Татар теле өчен көрәшкән заманда, киресенчә, татарча җырлар күбрәк яңгырасын, аларны күбрәк башкарсыннар, башка андый судлар булмасын, дигән теләктә калам, – дигән җырчы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 март 2024
    Исемсез
    Диля вообще проблемная женщина
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100