Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина: «Күпме генә витаминнар эчсәң дә, кәефне барыбер акча күтәрә»

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина: «Күпме генә витаминнар эчсәң дә, кәефне барыбер акча күтәрә»

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина үзенең меркантиль булуы хакында пост язган. 

«Күпме генә витаминнар эчсәң дә, кәефне барыбер акча күтәрә», дигән видео куйган ул аккаунтына һәм «Ә сез минем кебек үк акча яратасызмы?» дип өстәп куйган.

Гөлназ Сираева «син 1000 процент расчет белән яшисең», дип язган һәм «Диләнең йомшак, хатын-кыз образы – ул имидж, образ гына. Эчендә көрәшче, материаль байлык өчен көрәшче» дип, акча салынган капчык смайлигы калдырган.

Дилә исә «миңа синең янга консультациягә барырга кирәк», дип көлгән.

Язылучылары да акча яратулары турында постлар калдырган. «Ничек акчаны яратмаска була?», «Яратам. Нормаль хәл дип саныйм», «Бөтен хатын-кызлар да акча ярата», «Бөтен кеше дә акча ярата», дип язалар. Дилә аларга «Әйе, бары тик бөтен кеше дә бу хакта әйтми генә», дип язган.

Күпләр исә барыбер акчаның гына мөһим булмавын да язалар. Берсе «Акчаң булып, сәламәтлегең булмаса, берни кирәк түгел», дип яза. Икенчесе – «иң мөһиме – сәламәтлек. Кеше үзенең кәефен үзе күтәрә», дип язган. Тагын берәү – «Сәламәтлек кәефне күтәрә», дип язган. «Бөтен нәрсә акчага бәйләнгән шул, кая барма, шул кәгазь акча кирәк», дип тә язалар. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100