Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина көн саен иренең аякларын юа

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина көн саен иренең аякларын юа
Салават Камалетдинов

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина виртуаль дусларына һәр көн саен иренең аякларын юуы турындагы серен чишкән.

Хәләл җефете Илсурны Дилә үзенчәлекле итеп туган көне белән котлаган. Әмма җырчының иренең аякларын юган видеосы социаль челтәрләрдә шау-шу уяткан. Кемдер Диләнең әлеге адымын иренә карата чын ярату, чиксез хөрмәт билгесе дип кабул иткән. Ә кайберәүләр моны хурлык һәм үзеңне түбәнсетү дип саный. 

«Сиңа бүген - 43!

Синең искиткеч эшең бар. Дөрес, син аңа кайвакыт баш-аягың белән кереп чумасың, ләкин син эшләргә яратасың һәм башкача яши белмисең.

Синең ярдәмгә килергә әзер торган, һәрвакыт шат, искиткеч дусларың бар.

Сине яратучы һәм хөрмәт итүче искиткеч туганнарың бар.

Синең уңышларың белән горурланырлык искиткеч балаларың бар.

Синең шундый ул тәрбияләп үстерү өчен барлык көчен куйган искиткеч әти-әниең бар.

Һәм ахыр чиктә, сиңа көн саен аяк ванналары һәм табаныңа массаж ясаучы искиткеч хатының бар. (Соңгысы турында мин азрак арттырдым, әлбәттә. Бүген бит синең көнең. Шушы видеоны карап булса да, үзеңне патша итеп хис ит).

Мин сиңа бары тик бер генә теләк телим - үзеңне сакла.

Мин сине бик яратам. Барлык хыялларың чынга ашсын!

Туган көнең белән, җаным», - дип язган ул.

«Бөтен хатыннар шулай ирләренең аякларын юса, Россиядә аерылышулар саны кимрәк булыр иде. Ирләрне хөрмәт итәргә кирәк. 21 гасырда кайсы гына хатын-кыз иренең аякларын юа икән»;

«Сез шундый матур пар. Мәхәббәтегез гомерлек булсын, гел шулай аңлашып яшәгез. Дилә, сез бик уңган хатын, яхшы әни, гүзәл хатын-кыз»;

«Булдырасыз! Үзегезгә кирәк булганча яши беләсез! Нигә әле башкаларга яраклашып яшәргә! Бәхет телим сезгә», - дип матур теләкләр калдырган социаль челтәрдә утыручыларның бер төркеме.

Әлеге видеоны тәнкыйтьләүчеләр саны күбрәк.

«Сезгә бөтен гаилә серләрегезне халыкка күрсәтү кирәкме? Шаккатам. Бу бит сезнең икегезгә генә кагылышлы мәхәббәт уенының бер мизгеле», - дип аптыраган бер ханым.

«Нинди гаилә серләре? Аяк юу мәхәббәт уенының бер мизгелеме? Фантазиягез көчле икән», - дип җавап язган аңа җырчы.

«Аягын юганны күрсәтмәсәң дә булыр иде. Бу батырлык түгел инде, ул гарипмени?» - дип сораган берсе.

«Ә кем батырлык дип әйтте әле? Иремә рәхәт, шул гына», - дигән Дилә.

«Бу түбәнлек дип уйлыйм. Гарьләндем, мин 70тән узган кеше», - дигән апага Дилә: «Әгәр сезнең өчен бу хурлык икән, бик кызганыч», - дип җавап кайтарган.

«Оят бу. Әле бер артистның да иренең аягын юганны куйганы юк иде. Элек бик явыз муллалар гына аякларын юдырганнар», - дип тә язганнар.

«Сез бутамагыз, мәҗбүри аягын юдыру һәм үз теләгең белән юу - ул икесе ике әйбер», - дип язган аңа каршы Дилә.

«Әй килештерәсез инде, показуха. Кемгә кирәк бу?»;

«Күңел болганып китте. Әйбәт ир-ат хатынга аягын юдырмый, юдырса да аны кешегә күрсәтми инде. Уф…»;

«Ирегезнең туган көнендә шундый видео кую мәгънәсезлек», - дигән комментарийлар да бар.

Илсурның Диләнең элекке ире Марат Мухин белән бер көндә туганын белмәүчеләр дә бар икән. «Ирләрегез бер көнне туган икән. Марат Мухинга да 38 яшь бүген», - дип аптырашкан алар.

«Минем бер генә ирем бар так-то», - дип усал итеп җавап кайтарган аларга артист.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100