news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина клип төшергәндә биеклектән егыла язган

news_top
Дилә Нигъмәтуллина клип төшергәндә биеклектән егыла язган
Фото: © Рамил Гали, "Татар-информ"

Дилә Нигъмәтуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә, планлаштырылмаган килеш, Уфага клип төшерергә китеп баруы турында хәбәр иткән иде. Матур кадрлар ясыйбыз дип тырышканда, җырчы белән аздан гына бәхетсезлек очрагы булмыйча калган. Соңыннан җырчы партнерына һәм клип төшерүче командага рәхмәт тә белдергән.

«Мин биеклектән курыкмыйм, әмма кичә клип төшергәндә көтелмәгән хәл булды. Локацияләрнең берсе түбә иде. Мин үкчәле аяк кимендә идем. Кадрлар матуррак булсын өчен, без түбә кырыена баскан килеш төшерергә булдык. Аяк асты тайгак иде. Бик эссе, кояш кыздыра. 2 сәгатьтән минем хәлем китте, җыр вакытында кинәт башым әйләнде, һәм мин артка чайкалып киттем. Әгәр клип төшерүче командам һәм партнерым булмаса, нәрсә булып бетәр иде, уйларга да куркам. Матур кадрлар өчен нинди рискларга барабыз. Ә сез шулай булдыра алыр идегезме?» – дип язган җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар