news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина кайнанасы белән идеаль мөнәсәбәтләрдә булу өчен нишли?

news_top
Дилә Нигъмәтуллина кайнанасы белән идеаль мөнәсәбәтләрдә булу өчен нишли?
"Татар-информ" архивы

Дилә Нигъмәтуллина кайнанасы белән бик яхшы мөнәсәбәтләрдә булуының серен чишкән. Баксаң, килене кунакка килер алдыннан, кайнанасы авызын скотч белән ябыштырып куя, ә Дилә колакларына мамык тутырып килеп керә икән. Барысы да гади генә – берсе артык сүз сөйләми, икенчесе кирәкмәгәнне ишетми, кыскасы.

Дилә әлеге видеоны социаль челтәрләренә куйды. Язылучылары видеоны карагач кәефләре күтәрелү турында язалар, елмаюлы смайллар белән комментарийлар калдыралар.

Кайнанасын мондый роликта төшәргә күндерә алгач, мөнәсәбәтләре чыннан да ак көнләшү белән көнләшерлектер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар