Дилә Нигъмәтуллина тормыш иптәшенең әти-әнисенә кунакка кайткан. Шул уңайдан җырчы каенанасы белән бәйле 3 кызыклы факт язып куйган.
«Кияүгә чыкканнан соң, икенче елга мин аны Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә алып киттем – бераз якынаер өчен. (Ул әле дә анда баруның төп сәбәбен белми.) Иремнең әти-әнисе озак вакыт мине «кабул итмәде». Хәзер, Әлхәмдүлилләһ, бик тату яшибез, мин аларны нык яратам.
Без инде 8 елдан артык өйләнешкән, тик каенанам мине әле дә (гадәт буенча) иремнең элекке хатынының исеме белән атый. Миңа башта ошамый иде, тик аннан ияләндем инде.
Характеры буенча каенанам үз сүзен беркайчан да бирми. Бу яктан без аның белән охшаш, шуңа еш кына юк-барга да бәхәсләшәбез. Ирем бездән көлә, килен каенанасына охшаган, ди. Мин аны «ут хатын» дип атыйм. Мин аның энергиясенә шаккатам. Исән-сау гына була күрсен», – дип яза ул.
Фото: © Дилә Нигъмәтуллинаның социаль челтәрдәге аккаунтыннан