news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина гаиләсендәге шатлыклы хәбәр белән уртаклашты

news_top
Дилә Нигъмәтуллина гаиләсендәге шатлыклы хәбәр белән уртаклашты
Фото: "Татар-информ" архивы

Дилә Нигъмәтуллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсенә язылучыларга Буся кушаматлы мәче яхшы таныш. Ул җырчының «подписчиклар»ы белән бергә үсте, балалар үстерде, алар белән аерылышу мизгелләрен кичерде.

Хәзер дә җырчы Бусяның тормышындагы яңалык белән бүлешә. Ул беренче тапкыр әби булган! Аның «кызы» балалаган. Бу хакта җырчыга яңа хуҗалары хәбәр иткән. Алар җырчы белән элемтәдә, песиләрнең фото-видеоларын җибәреп торалар икән.

«Буся, син бит әби булдың», – дип сыйпый аны җырчы. Ә мәче әби статусында иркәләнеп ята.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 4 июнь 2024
    Сирень
    👍😺❤️
  • 31 май 2024
    Исемсез
    Моннан дә зур шатлыкның булуы да мөмкин түгел. Ярый әле язгансыз.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар