news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина: «Эмоциональ яктан арыдым... Әтине карау хәлемне ала...»

news_top
Дилә Нигъмәтуллина: «Эмоциональ яктан арыдым... Әтине карау хәлемне ала...»
Фото: Дилә Нигъмәтуллина сәхифәсеннән

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина үзенең хис-кичерешләре, эмоциональ халәте хакында ачылып сөйләгән. Аның әтисе Җәүдәт абый соңгы арада бик нык авырды, катлаулы операцияләр дә кичерде. Балаларына һәрдаим аның янәшәсендә булырга, хастаханә сукмакларын бик күп таптарга туры килде.

«Бүген сторисларга бөтенләй башкача чыгарга ниятләгән идем, ләкин сезне алдыйсым килми. Дусларым, мин эмоциональ яктан бик арыдым. Еллар буе авыру якыннарын караган кешеләр алдында баш иям. Мин алай булдыра алмас идем. Әтине карау бик нык хәлемне ала. Мин моның урынына 200 концерт бирер, алай да шул дәрәҗәдә арымас идем.

Арыганлыгымның төп билгесе – таркаулыгым. Бик еш әйберләремне югалта башладым. Бүген машина ачкычымны югалттым, шул сәбәпле, косметологыма барып җитә алмадым.

Ә сез: «Ничек барысын да булдырасыз?» – дип сорыйсыз. Булдырмыйм шул… Җырлавым гына 100 процент килеп чыга. Белмим ничек алайдыр, әмма йокым туйса да, туймаса да, арысам да, арымасам да, чыгам да халыкны кыздырам. Һәрвакыт Аллаһы Тәгаләмә миңа чыгышлар ясау мөмкинлеге биргәне өчен рәхмәтләр укыйм.

Әгәр дә ирем һәм абыем булмаса, «башым китәр» иде инде. Без барлык проблемаларны да бергәләп чишәбез. Аларның ярдәмен тойган саен «каз тәннәре» чыга. Әти белән булган вакыйгалар абый белән арабызны тагын да якынайтты», – дип яза Дилә Нигъмәтуллина.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 июль 2025
    Исемсез
    Әтине карау хәлемне ала дип әйтә күрмәгез, зинһар. Соңыннан искә төшеп, үкенерлек булмасын. Сез--- бик тә түзем, акыллы хатын. Тик бу жөмләгез сезнеке түгел кебек.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар