
Дилә Нигъмәтуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә әтисен күрсәтте. Җәүдәт абый Онкология үзәгендә берничә операция ясатты, тернәкләнү курслары узды. Шул арада ярты елга якын вакыт узып киткән...
«Бездә бүген ел вакыйгасы! Ниһаять, әтине өйгә алып кайтабыз. Авылда 5 айдан артык булганы юк. Әтинең сөенгәнен белсәгез. Әйдәгез, тизрәк кайтыйк инде, дип кенә тора», – дип шатлыклары белән бүлешә җырчы.
«Диләнең подписчикларына миннән зур сәлам», – ди Җәүдәт абый.