Дилә Нигъмәтуллина әтисе турында: «Авылда үз йортында аның хәле көннән-көн яхшыра»

Дилә Нигъмәтуллинаның әтисе Җәүдәт абыйга Онкология үзәгендә берничә операция булды. Аннна соң ул озак вакыт тернәкләнү узды. Ярты елдан соң авылга үз йортына кайткан Җәүдәт абыйның, капканы ачкач, күзләре яшьләнгән. Аның сөенә-сөенә йортына кереп баруын җырчы кызы видеога төшереп алган.
«Озак вакыт дәваланганнан соң әти үз йортына кайтканга 1 ай булды. Ә аның хәле көннән-көн яхшыра. Өйдә стеналар да ярдәм итә, дип юкка әйтмиләр», – дип уртаклаша җырчы.