news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина: «Әтинең хәле мактанырлык түгел...»

news_top
Дилә Нигъмәтуллина: «Әтинең хәле мактанырлык түгел...»
Фото: Дилә Нигъмәтуллина сәхифәсеннән

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина статуслары аша әтисенең хәлен сөйләгән. Җәүдәт абый инде бик күптәннән хастаханә юлларында йөри. Моннан берничә ай элек Онкология үзәгендә катлаулы операция дә кичерде.

«Әти белән йөреп кайтырга булдык. Урицкий паркы буйлап җәяү йөрдек. Аз гына яңгырга да эләктек. Чылансак та, без бәхетле.

Әтиебезнең бүгенге хәле мактанырлык түгел. Хәтере көннән-көн начарая. Хәле моннан да яхшырак булмас инде, ләкин, ичмасам, бу процессны туктатырга иде. Әгәр дә әлеге авыру белән очрашып, хәлен җиңеләйтү буенча нәтиҗәле ысуллар беләсез икән, языгызчы», – дип, дусларыннан ярдәм сораган җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар