Җырчы Дилә Нигъмәтуллина, катлаулы операция кичергәннән соң әтисенең хәле бер дә яхшы булмау, әлеге авыруның Җәүдәт абыйның үзе өчен генә түгел, ә янәшәсендәге якыннары өчен дә бик зур сынау булуы хакында яза.
Мин янәдән үземне әтием янындагы кечкенә кызчык итеп хис итәргә теләр идем. Ул чакларны бик сагынам. Ләкин, әтидә деменция… Ул хәзер үзе сабый бала кебек.
Әтинең беркайчан да элеккеге кебек була алмаячагын кабул итү минем өчен иң авыры булды. Операциядән соң әти мине танымады… Миңа аны сабый баланы ашаткан кебек калаклап ашатырга, юындырырга туры килде. Әтием бик кызганыч хәлдә иде, еламаган көнем булмагандыр. Әти гомер буе шундый булып кала, дип курыкмадым, әмма беркайчан да элеккеге әтиебезне күрмәячәгебез бик авыр иде. Бу чынбарлыкны кабул итә алмадым. Ләкин вакыт барысын да үз урынына урнаштыра. Хәзер инде без дә ияләндек. Мин бу авырлыкларны шулай тиеш дип кабул иттем. Димәк, шулай кирәк, димәк, шулай яхшырак. Аллаһ Тәгалә бездән күбрәк белә, — дип сөйли җырчы үзенең сәхифәсендә.