news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина: «Әти уңайлы шартларда яшәсен өчен барысын да эшлибез...»

news_top

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина социаль челтәрләрдә үзе һәм гаиләсе өчен бик авыр булган темага видео яздырган. Ул анда якын кешесе – әтисенең сәламәтлеге хакында ачыктан-ачык сөйли.

Әтисе белән сторислар урнаштырган саен Дилә Нигъмәтуллинаның директына йөзләгән хат килә башлый икән. Ул аларга, видео яздырып, ачыклык кертергә булган.

«Бу хакта сөйләгәндә күз яшләрем ирексездән ага башлый, – ди җырчы. – «Әтиегез белән нәрсә булды?» – дип кызыксынасыз, гәрчә, инде ике ел дәвамында бу хакта сөйләп торсам да.

Моннан ике ел элек әти онкология кичерде, аның туры эчәгендә шеш тапканнар иде. Операцияне бик авыр кичерде. Аның өстенә башка авырулары да бар иде. Әти бер-бер артлы өч операция ясатты. Безнең гаилә өчен бик катлаулы чор булды ул. Онкологияне җиңдек сыман, ул яктан әтинең хәле тотрыклы.

Әмма операцияләр эзсез узмады, аның башы начар эшли башлады. Әтинең болай да соңгы елларда хәтере начарайган иде инде. Без моңа артык игътибар бирмәдек, яше барганга шулайдыр дип уйладык. Хәзер исә әтинең хәле тагын да начарланды.

Күпләрегез әти белән сторисларны көтеп ала, аны яратып карый. Ул чыннан да бик яхшы күңелле кеше, без аны бик яратабыз. Әмма чынбарлыкны танырга кирәк – әтинең хәле җиңелләрдән түгел һәм без берни дә үзгәртә алмыйбыз. Деменция – дәвалауга бирешми торган авыру. Тагын бер елдан әти нинди булыр, бу хакта уйларга да куркам.

Әмма без аның тормышы максималь дәрәҗәдә уңайлы булсын өчен барысын да эшлибез. Әти, үзе теләгәнчә, авылда, үзе төзегән йортта яши. Аны «сиделка» карый. Финанс ягыннан авыр булса да, без абый белән әти калган елларын уңайлы шартларда яшәсен өчен барысын да эшлибез», – дигән артист.

Дилә Нигъмәтуллина язылучыларыннан әлеге посты янында усал комментарийлар калдырмауларын да үтенгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар