
Абыйлы-сеңелле Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар ел башыннан Онкология үзәгенә юлны таптый. Әтиләре Җәүдәт абыйга 2 тапкыр операция булды. Аннан аның хәле алга киткән кебек иде, әмма кабат хастаханәгә эләккән икән.
Дилә Нигъмәтуллинаның язылучысы әтисе турында сорау биргән. «Кичә сезнең әтиегезне безнең онкологиягә алып килделәр бугай. Кичә дежурда идем», – дип язганнар.
«Әти турында бик күп сораулар килә. Кызганыч, әмма әти кабат хастаханәдә. Башка бернинди мәгълүмат әйтә алмыйбыз. Аллаһка тапшырган», – дип җавап биргән җырчы.
Аллаһы Тәгалә Җәүдәт абыйга шифа бирсен!