
Дилә Нигъмәтуллина авылдан әтисен кунакка алып килгән. Җырчы якын кешесенә гитарада уйнап, җырлап утыра, аның кәефен күтәрергә тырыша. Җәүдәт абый кызын игътибар белән тыңлый, «өйдәге концерт» күңеленә хуш килгәнлеге күренеп тора.
«Әти белән кич утырдык. Булдыра алганча, күңелен күрәм. Әтигә җыр бик ошады. Бу җырны Зәринә Асылкаева белән дуэтта, аның сольный концертында башкарачакбыз», – дип яза Дилә Нигъмәтуллина әлеге видео янына.
Җырчы әтисенең авыруына бәйле проблемалар булуын да яшерми. «Кичә минем өчен эмоциональ яктан бик авыр көн булды. Әти белән бер дә җиңел түгел, дөресен әйткәндә. Мине үзләре авыру әти-әниләрен караган кешеләр генә аңлар. Әйе кайвакыт мин йомшаклык күрсәтәм, елап та алам. Әмма беркайчан да бу хакта ачыктан-ачык сөйләргә яратмадым. Авырлыклар турында иң якыннарым гына белә», – дигән Дилә.
Җырчының әтисе күптән түгел бик катлаулы операция кичерде, хәзерге вакытта тернәкләнү процессын уза.