Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина әнисен искә ала: «Арабыздан киткәненә менә инде 10 ел булды»

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина әнисен искә ала: «Арабыздан киткәненә менә инде 10 ел булды»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина узган бәйрәм ялларында ниләр эшләгәнен күрсәтте. Шимбә көнне алар авылдагы йортны юганнар, ә инде якшәмбе көнне чип-чиста йортта аш уздырганнар.

Күптәнге ниятебез тормышка ашты! Авылга кайттык, әнигә багышлап, Коръән ашы уздырдык. Безнең арабыздан киткәненә менә инде 10 ел булды. Гомер уза… Килгән барлык туганнарга, күршеләргә, әнинең дусларына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Иң якын кешеләр килде, Аллаһка шөкер!

Безнең сүзне тыңлап, Йошкар-Оладан кайткан Ибраһим хәзрәткә рәхмәт! Өстәлләрне әзерләргә булышкан апаларыбызга, сеңелләребезгә мең рәхмәт! Сездән башка булдырып чыга алмас идек! Казаннан ук гөбәдияләр, чәк-чәк, кош теле пешереп килгән кайнанага мең рәхмәт. Менә ничек яратмыйсың инде аны. Бигрәк тә хәләл җефетләребезгә олы рәхмәтебез. Бу эшне башкарып чыктык, Аллаһка шөкер! Күңелдә әйтеп бетергесез нур, рәхәтлек һәм җылылык! – дип уртаклаша ул язылучылары белән.

Җырчы җылы видео белән дә уртаклашкан. «Мин бүген шундый бәхетле. Күңелгә әйтеп бетергесез рәхәт», – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100