news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина: «Беләсезме нәрсәгә гарьләндем?»

news_top
Дилә Нигъмәтуллина: «Беләсезме нәрсәгә гарьләндем?»

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина язылучылары тарафыннан усал хейтка юлыккан. Бу хакта ул сторисларында сөйли. Тискәре фикерләр җырчының «ТНВ» телеканалындагы «Ә син?» тапшыруындагы образына карата килгән.

Җәмәгать, күптәннән моның кадәр хейт булганы юк иде миңа карата. Мин мондый комментарийларга игътибар итмим, әлбәттә. Әмма, беләсезме, нәрсәгә гарьләндем? Ул комментарийларның күбесен ир кешеләр яза. Хатын-кыз язар инде ул. Ир-ат башлары белән хатын-кызга ничек шундый ямьсез сүзләр әйтергә була? Шаккатам мин.

Үземнең фикеремне дә әйтәсем килә. Әйе, мин килешәм, бу видеода иң матур чагым түгел. Монда оператор да, визажист та гаепле түгел. Мин анда ничек бар – шулай. Язылучыларым белә – әтием авырый. Йокысыз төннәр минем кыяфәткә тәэсир итмичә калмады. Йөзем дә шешенгән, җыерчыклар да тирәнәйгән. Ул вакытта косметологка бару түгел, көзгегә карарга да вакытым булмады. Бөтен кешенең дә андый вакытлары була, сынаулы чаклары.

Шундый начар комментарийлар язу матур күренеш түгел. Җәмәгать, әйдәгез, бер-беребезгә карата мәрхәмәтлерәк, ягымлырак булыйк. Тормышның яме шунда. Матур сүзләр әйтсәң бер-береңә – рәхәтрәк булып китә. Барыгызга да күңел тынычлыгы, сәламәтлек телим, – дигән артист.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 март 2025
    Исемсез
    Яры кукерәккә селикон эшләтмәгән. Но ирен бик ямсез ясалган, урдәк авызына ошаган. Иренеңне купертәсең икән, әйбәтләп куперт.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар