Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина абыйсы Булат белән булган маҗараны сөйләгән

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина абыйсы Булат белән булган маҗараны сөйләгән
Фото: Дилә Нигъмәтуллинаның шәхси аккаунтыннан

Җырчы халкы белән еш кына көтелмәгән хәлләр, кызык һәм бик үк кызык булмаган вакыйгалар булып тора. Гастрольләрдә килеп чыккан андый мизгелләрне алар үзләре дә соңыннан бер рәхәтләнеп искә алырга ярата.

Менә узган атнада гына абыйлы-сеңелле Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар белән дә кинолардагыча бер хәл булган. Булатка бик нык йөгерергә, ашыгырга туры килсә, Дилә абыйсын көтә-көтә шактый стресс кичергән. Барысы да артта калгач, бу турыда Дилә социаль челтәрдәге сәхифәсендә тәфсилләп язган:

«Мәскәүдәге маҗараларны сөйлим әле! Шимбә көнне бик матур бер парның туена килгән идек. Ә Булатны тагын бер мәҗлескә дәштеләр. Вакыт буенча карасаң, бар да әйбәт, аэропортка җитешергә тиеш.

Туйда эшләп чыктык та, мин ашыкмыйча гына аэропортка киттем. Булат икенче чарага. Мин шалтыратып торам, барысы да яхшымы, тәртипме, дип. Таксида барганда, сизәм, вакыт буенча абый графиктан артта кала сыман. Мин аэропортка килеп җиткәч, маршрутны карыйм: җитмәсә, безнең «посадка»га чыгасы җир иң еракта икән. Ярты сәгать бардым!

Басып торам шулай абыйны көтеп. Очарга кырык минут калып бара, ә ул әле метрода гына. Утыз минут кала – таксига утырды. Ун минут кала аэропортка керде. Мин «стойка»дагы апага: «Керде бит инде, көтик», – дим. «Бездән тормый. «Посадка» үзеннән-үзе ябылачак. Сез үзегез утырыгыз инде самолётка, каласыз бит», – ди апа. Билетымны күрсәтеп, чыга торган җирдә үк көтеп торырга уйладым. Биш минут калып бара. Шалтыратам – телефоны сүнгән. «Нәрсә булды инде тагын?!» – дип борчылам, җитешә алмас, дип эчем поша. Ике минут кала миңа: «Девушка, идите пожалуйста в самолёт. Посадка заканчивается!» – диләр... Бер минут кала тирләп-пешеп Булат йөгереп килә! Ур-р-ра! Минем сөенгәнне күрсәгез! «Менә ул, менә, утыртыгыз аны», – дип ялвара башладым.

Төгәл «посадка» беткәндә аны самолётка утырттылар! Бу гаҗәеп булды! «Тютелька в тютельку»!

Аллага шөкер, барысы да яхшы тәмамланды. Икенче көнне инде без Ижевск шәһәрендә чәчәк ата идек. Менә кайвакытта шундый мизгелләр дә була!» – дигән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100