news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина абыйсы белән хәзерге мөнәсәбәтләре турында: «Бутамаска кирәк...»

news_top

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина, иҗади проектларына нокта куелуга карамастан, абыйсы белән элекке кебек үк якын аралаша. Бу хакта ул язылучыларыннан килгән күпсанлы сорауларга җавап биргәндә әйткән. Күптән түгел генә Дилә Нигъмәтуллина «Абый-сеңел» дуэтының таркалуы хакында хәбәр иткән иде. Диләне абыйсы белән низагта дип уйлаучылар булган икән.

Булат белән яңадан бергә җырлый башларга планлаштырасызмы?

Якын арада абыйның да, минем дә уртак проектны дәвам итү буенча планыбыз юк. Мин хәзер сольный концертыма әзерләнәм.

Хәзер Булат белән мөнәсәбәтләрегез ничек?

Абый белән сеңел буларак мөнәсәбәтләребез элеккечә үк. Без шалтыратышып торабыз, әти белән бәйле сорауларны чишәбез. Ялга киткәнче, аларны ифтарга чакырасым килә.

Булат сиңа җырларга ирек бирмәдеме? Дуэтта үзеңне күләгәдә хис иттеңме?

Менә шундый сораулар да килә. Җавап биреп торасым килми. Тамашачыларның шундый фикерләре дә бар дип кенә куям.

Абыегыз белән дуэт искиткеч иде.

Сезнең белән килешми мөмкин түгел. Дуэтта без, чыннан да, искиткеч идек. Ләкин дуэтта кеше тулысынча ачылып бетә алмый. Дуэт – минем тарихның бер өлеше генә, ләкин тулы юлы түгел.

Гаиләң моңа ничек карый?

Гаилә – минем өчен изге. Бу – иҗади карар. Аларны бутамаска кирәк.

Иң зур хыялыгыз нәрсә?

Менә күптән түгел шул турыда уйлап утырдым әле. Хыяллар күп бит инде ул. Шуларның иң зурысы, иң теләгәне нәрсә икән? Яраткан эшең белән үзең теләгән кадәр шөгыльләнә алудыр, мөгаен. Озак еллар дәвамында, – дигән Дилә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар