Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина: «2 атна буе сәхәргә дөрес тормаганмын»

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина: «2 атна буе сәхәргә дөрес тормаганмын»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина изге Рамазан ае башлану уңаеннан, моңа бәйле истәлекләре, балачак хатирәләре белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашкан.

– Хәтерлим, мәктәп елларында, әбигә кушылып, беренче тапкыр ураза тотып караган идем. «Сез кечкенә әле», – дип, бик рөхсәт тә итмиләр иде ул чакта. Ә миңа кызык, сәхәргә уятмасалар – ачу чыга. Ел саен, берничә көн булса да, ураза тота идек инде. 3 көн алдан, 3 көн арттан тотсаң – шул җитә, дип кемдер әйтте дә, шуннан артык тоткан юк иде.

Аннары студент вакытта авылга кайткач, үзем мөстәкыйль рәвештә ураза тотып карарга булдым. Алдым календарь, кояш кайчан чыга, кайчан бата – барысы да язылган. Ә баксаң, 2 атна буе сәхәргә дөрес тормаганмын икән. Уразам кабул булмады дип, елыйсыларым килде.

Соңрак минем юлымда дингә якын төрле кешеләр очрый башлады. Үзем дә күбрәк дини китаплар укып, уразаның да төп мәгънәсенә төшендем. Гомумән, һәр кешенең үз юлы һәм Аллаһы Тәгалә белән үз мөнәсәбәтләре. Моңа бер кешенең дә керешергә хакы юк.

Рамазан ае минем өчен елдан-ел тирәнрәк, җитдирәк мәгънә ала! Аллаһы белән мөнәсәбәтләребез көчәя, шөкер. Хәзер бу изге айны түземсезлек белән көтеп алам. Рәхәт, чиста, мәрхәмәтле, мәхәббәтле ай! Бөтен мөселман дин кардәшләрен чын күңелдән тәбрик итәм! Тоткан уразаларыбыз җиңел, рәхәт, кабул булсын! Амин! – дигән җырчы.

Аның теләкләренә виртуаль дуслары да кушылган.

Фото: Дилә Нигъмәтуллинаның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 март 2023
    Исемсез
    Что с лицом Диля ?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100