Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинова: «Татар балалары өчен милли геройлар уйлап табыйк!»

Уфа шәһәрендә яшәп иҗат итүче журналист, мөхәррир Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинова Бөтендөнья татар конгрессы оештырган түгәрәк өстәлдә Россия төбәкләреннән килгән журналистларга телне саклап калу юлы турында фикерләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
Журналист Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинова: «Татар балалары өчен милли геройлар уйлап табыйк!»
Владимир Васильев

– Балалар өчен барыбыз да бердәм булып эшләр эшләсәк, уңышка ирешә алыр идек. Татар дөньясында бер герой булырга тиеш, дип уйлыйм. Һәр төбәк ул геройны файдаланып, үзе теләгәнчә комикслар, рәсемнәр, канцелярия товарлары тышлыкларына төшереп һ.б. форматта чыгара, таныта алыр иде. Шушы геройларны уйлап тапкан очракта, һәркем аны үзенә яраклаштырып куллана алачак. Балалар өчен герой булырлык яңа әкият кирәк.

Ни өчен татар балаларына кызыклы уенчыкларыбыз юк? Мәсәлән, мин аны болай күз алдына китерәм: түгәрәк шар эчендә бәләкәй татар курчагы. Аерым бер капчыкта аның күлмәге, калфагы, читеге бар, ди. Балалар вак-төяк әйбер ярата бит!

Ни өчен безнең татар геройлары, уенчыклары юк? Минемчә, ул кызыклы бер татар әкиятеннән булырга тиеш. «Маша и медведь» әкиятеннән кебек. Ул әкият геройлары Курчак театрында, академик театрда балалар спектаклендә булырга тиеш. Милли геройлар китапта, буягыч, комикс, журналларда чыгарга тиеш. Шулай ук аларны футболкаларда да сурәтләп чыгарырга кирәк. Зурлап, югары дәрәҗәдә бергәләп эшләргә тәкъдим итәм. Безнең балалар милли уенчык белән уйнап, татар телле булып үсә алыр иде.

Әкият герое булуын телим. Мәсәлән, балалар «Эльза белән Анна», «Синий трактор»ны карарга ярата. Безгә нәкъ шундый геройлар кирәк. Ул татар әкиятеннән бер герой булырга тиеш. Шул герой бөтен өлкәдә, юнәлештә булсын иде: көндәлек, пенал, карандаш, китап-дәфтәр тышлыкларында. «Лол» уенчыгы кебек бренд уйлап табасы иде. Уенчыктан башлап тәрбияләп, геройлар артыннан ияртеп, без балаларны театрга алып килергә, китапханәләргә, китап кибетләренә алып барырга тиешбез. Китапларны эзләп алырлык итәргә тиешбез.

Әйтик, дәүләт тарафыннан берәр программа булса, бер команда җыелып, эшләр идек. Мин шул командада эшләр идем, бу – минем хыял. Мәсәлән, анда башкорт герое Буранбай, чуваш кызы һ.б. милләт геройлары булырга мөмкин. Шул әсәрне пропагандалар идек. Ул герой балаларга кызыклы булырга тиеш, – дип фикерләрен әйтте ул.

«Аны бөтен җирдә рекламаларга, баннерларын таратырга кирәк»

Чикагода 15 ел яшәп, Татарстанга күченеп кайткан Айгөл Камилла Тимчишин әлеге геройлар турында мультфильмнар да, тапшырулар да төшерергә тәкъдим итте.

– Аны бөтен җирдә рекламаларга, баннерларын таратырга кирәк дип саныйм. Ул әкият геройлары малайларга да, кызларга да ошарлык матур, якты төсләрдә булса иде. Геройлар балаларны бердәмлеккә, тату булырга өндәр, башка милләтләргә карата хөрмәт уятыр иде. Бу бик зур проект була ала. Башка республикаларның үзенчәлеге белән танышырга мөмкинлек туар иде, – дип өстәде ул.

«Булган материал белән эшләргә, заманчалаштырырга кирәк»

Бөтендөнья татар конгрессының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге хезмәткәре, Муса Җәлил премиясе лауреаты, шагыйрь Булат Ибраһим, булган материал белән эшләргә кирәк, дип саный.

– Мисал өчен, быел «Чебурашка» фильмы чыкты. Безнең буын аны белә иде. Инде хәзерге буын да Чебурашканы белә булып чыга. Бәлки, безгә үзебезнең элек язылган әсәрләрне күтәрергә, табарга кирәктер. Яңа әсәр иҗат итеп, аны популяр итү бик авыр булыр, аңа, ким дигәндә, 10-15 ел һәм бик күп чыгымнар кирәк булачак. Булган материал белән эшләргә, заманчалаштырырга кирәк дип уйлыйм, – диде ул.

«Габдулла Тукайның да Шүрәлесен, Су анасын тәкъдим итеп бетерә алганыбыз юк»

Мәскәүдә чыга торган «Татарский мир» («Татар дөньясы») иҗтимагый-сәяси газетасының баш мөхәррире, язучы, Тукай премиясе иясе Ринат Мөхәммәдиев милли геройны пропагандалауда дәүләт оешмалары алынмаска мөмкин, дип фаразлады.

– Минемчә, бер дәүләт оешмасы да бу эшкә алынмаячак. Чын милли рухлы җитәкчеләребез бар – аерым коммерция оешмалары. Мәскәүдә моны эшләрдәй кешеләрне беләм. Без үзебезнең геройларны, үзебезнең исемнәрне уйларга тиеш. Шәүкәт Галиев кебек классиклар бар. Габдулла Тукайның да Шүрәлесен, Су анасын тәкъдим итеп бетерә алганыбыз юк. Безнең искиткеч бай фольклорыбыз бар, татар халкының борынгы әкиятләрен укый башласаң... X-XX гасырлык әкиятләр бар!

Милли геройларны пропагандалау өчен, талантлы яшь группаны акча белән хисаплашмый торган оешмага беркетергә, җиң сызганып, тотынып эшләргә кирәк. Үзебезнең рухи байлыгыбыз, тарихыбыз, югалып бара торган шәхесләребезне күрсәтергә кирәк. Шуның белән без татарларга тәэсир итә алырбыз. Мәсәлән, безнең инде героебыз бар: Шәүкәт Галиевның Шәвәлие, – дип мисал китерде ул.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 октябрь 2023
    Исемсез
    Ул журналистлар безнең милли геройларыбыз барлыгын белми булып чыга, чөнки алар бар инде. Яңа геройлар уйлап чыгарасы юк. Булганнары белән эшли белергә кирәк. Су анасы, Шүрәленең йөзләрен, күзләрен матур итеп ясарга кирәк. Байназар Әлменовның ул рәсеме үрнәк булып торырга тиешме әллә? Безнең геройлар бик күп, санап кына чыгарлык түгел: Шомбай, Шәвәли, Гөлчәчәк, Таһир белән Зөһрә, Айсылу, Сертотмас үрдәк
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100