Диләрә Илалетдиновадан тозлы кәбестә
Җырчы күп санлы сорауларга җавап итеп, рецептын тәкъдим итә.
Диләрә Илалетдинова кәбестә тозлау рецепты белән уртаклашты. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсенә язып куйды.
«Күп санлы сорауларда соң, бик тәмле тозлы кәбестә рецепты тәкъдим итә. «Кәбестә — 15 минут һәм әзер» дип атала», — ди ул.
3 кило кәбестә, 3 кишер, 3-4 сарымсак бүлбесе, 2 баллы борыч (төрле төсле булса хәерле) алырга һәм барысын да саламлап турарга.
Маринад өчен 0,5 литр суга 250 г шикәр комы, 3 аш кашыгы (таусыз) тоз, 250 г үсемлек мае алып, кайнатырга. Кайнап чыккач, 200 г аш серкәсе салырга кирәк.
Маринадны тиз генә кәбестә өстенә салырга, яхшылап болгатырга һәм 2 сәгать көтәргә.
Аннары банкаларга тутырып куярга.
«Озак саклау өчен түгел», — дип яза җырчы.